Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Шартлы ирек

Полициячеләр шартлы рәвештә хөкем ителгән 300гә якын алабугалыны тикшереп чыкты.

Тәртип саклаучылар шартлы хөкемдә булганнарның ничек яшәүләрен, кайда эшләүләрен, һәм, әлбәттә инде, нинди тормыш рәвеше алып баруларын тикшерде.

Әлеге чара Алабуга районында 21-25 октябрьләрдә узды. Дүрт көн генә, әмма нәкъ менә шул кыска гына вакыт эчендә биш кешенең язмышы үзгәрде. “Условник” операциясе үзе тулысынча контрольне күздә тота, тормыш шартларын да карыйлар, кисәтү әңгәмәләре алып баралар, иң мөһиме – аларга ирек нинди шарт белән бирелгән, шул үтәләме, дип сөйләде безгә Җәзаларны үтәтү буенча Алабуга Федераль хезмәт идарәсе башлыгы Марат Бакиров.

– Шулай да була, кеше зур булмаган авырлыктагы хокук бозу яисә җинаять кыла, аны шунда ук рәшәткә артына утыртырга ярамый. Әмма ул җәза алырга тиеш, шуңа күрә аны билгеле бер шартлар белән, иректә калдыралар. Бу рәсми рәвештә эшкә урнаштыру, дәвалау үткәрү, мәсәлән, эчкечелеккә каршы, массакүләм чараларга йөрүдән тыю, төнлә өйдән чыгып йөрүне тыю булырга мөмкин. Безнең эш – шундый шартларның үтәлү-үтәлмәвен тикшерү.

Алабуга полициясенең матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, Алабуганың җәзаларны үтәтү идарәсендә 287 алабугалы исәптә тора. Кагыйдә буларак, алар барысы да зур булмаган яисә уртача авырлыктагы җинаять кылган. Күбесе, ирекләрен саклау өчен, барын да эшли. Күпчелеге, ләкин бөтенесе дә түгел! Бу чара елына ике тапкыр үткәрелә. Монысының нәтиҗәләре буенча судка җибәрелгән 4 материал нигезендә хөкем ителгән гражданнарга өстәмә бурычлар йөкләнде. Марат Бакиров аңлатуынча, булган шартларга яңалары өстәлде.

– Әйтик, кешенең суд шартларын үтәгәне күренеп тора, әмма өлешчә, төзелү юлына басмый, административ хокук бозулары булгалый. Шулай да ул әлегә чынлап торып ирегеннән мәхрүм итәрлек түгел, һәм без аның төзәлүенә өмет бар дип саныйбыз, шунлыктан, аның иреген саклап калу өчен, өстәмә шартлар куела. Моңа кадәр ул билгеләнергә йөри торган булса, хәзер инде, өстәмә шарт нигезендә, аңа төнге сәгатьләрдә өеннән чыгып йөрү дә тыела. Ә бер очракта иректән мәхрүм ителү чынлап торып төрмә белән тәмамланды. Җитмәсә, суд күрсәтмәләрен явыз бозучы... 1973 елгы хатын-кыз булып чыкты, алимент түләүдән качуы аркасында, ул шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ул әхлаксыз тормыш рәвешен ташламаган, исерткеч эчемлекләр куллануын дәвам иткән, суд таләбенә карамастан, рәсми эшкә урнашмаган. Хәзер ул вакытлыча изоляторда һәм 3 ел ярымнан соң гына иреккә чыгачак.

Кешене шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне чынында иректән мәхрүм итү белән алыштыру яисә өстәмә бурычлар йөкләүгә кагылышлы карарларны суд кына кабул итә. Җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре судка үтенеч белән генә чыга.

Фото Алабуга Җәза үтәтү инспекциясенең федераль хезмәте идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев