Алабуга нуры

Шә­һә­ре­без имин бул­сын

Тер­ро­ризм һәм экст­ре­мизм ди­гән тө­шен­чә­ләр­нең мил­лә­те дә, ди­не дә, чик­лә­ре дә юк. Ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов җәм­гы­ять өчен ае­ру­ча кур­кы­ныч бул­ган әле­ге кү­ре­неш­ләр­не тө­бә­ге­без­дә бул­дыр­мау­га ба­гыш­лан­ган оч­ра­шу­да әнә шу­лай ди­де.

Уз­ган ат­на­да Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны авыл җир­лек­лә­ре, уч­реж­де­ние һәм предп­ри­я­ти­е­лә­рен­дә тер­ро­ризм­нан як­лан­ган­лык һәм аны бул­дыр­мау, Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның тер­ро­ризм­га кар­шы кө­рәш ко­мис­си­я­се һәм бу юнә­леш­тә ва­кыт­лы мат­бу­гат эш­чән­ле­ген ике көн дә­ва­мын­да тик­шер­гән рес­пуб­ли­ка ко­мис­си­я­се кат­на­шын­да йом­гак­лау ки­ңәш­мә­се үт­те.

Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Кур­кы­ныч­сыз­лык Со­ве­ты сек­ре­та­ре Ва­ле­рий Вла­сов бил­ге­ләп үт­кән­чә, баш­ка ра­йон­нар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да (тик­ше­рү­ләр 13 му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­тә үт­кә­рел­гән), Ала­бу­га ра­йо­нын­да ты­ныч һәм имин вәз­гы­ять сак­ла­на. Тик­ше­рел­гән бар­лык объ­ект­лар­да кур­кы­ныч­сыз­лык төй­мә­лә­ре бар, тер­кәү жур­на­лы бул­ды­рыл­ган, ки­рәк­ле до­ку­мент­ла­р да тәр­тип­тә то­ты­ла. Бу юнә­леш­тә мә­га­риф ида­рә­се һәм сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре, үзәк ба­зар ае­ру­ча ях­шы эш­ли. Әм­ма тик­ше­рү ба­ры­шын­да кай­бер ким­че­лек­ләр дә ачыл­ган. Мә­сә­лән, кай­бер бик мө­һим урын­нар­да кү­зә­тү ка­ме­ра­ла­ры юк, чә­неч­ке­ле ти­мер­чы­бык су­зыл­ма­ган, шу­лай ук бер ва­кыт­лы мат­бу­гат бас­ма­сын­да мил­лә­та­ра кар­шы­лык ту­ды­ру их­ти­ма­лы бул­ган яз­ма­лар дөнья күр­гән.

Ра­йон җи­тәк­че­лә­ре бу уңай­дан күр­сә­тел­гән ким­че­лек­ләр­не бе­те­рер­гә, көн­дә­лек эш­тә уяу­лык күр­сә­тер­гә вәгъ­дә бир­де­ләр.

Әл­бәт­тә, тер­ро­ризм­га һәм экст­ре­мист­лык кү­ре­неш­лә­ре­нә кар­шы бө­тен ха­лык бер­гә­ләп кө­рә­шер­гә, һәр вак-тө­як­кә игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ти­еш. Шул оч­рак­та гы­на моңа охшаш бәла-казаларны булдырмый калырга була.

Вакытлы матбугат битләрендә дә дини һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртканда сак булу зарур. Район башлыгы әйткәнчә, бер-береңә хөрмәтле, түземле булу - үзара аңлашу, дус-тату күрше булып яшәү нигезе. Махсус икътисадый зона киңәя, үсә барган саен, шәһәребез "үзенчәлекле шәһәр"гә әверелә, чөнки төрле милләт һәм конфессиядән булган чит ил гражданнары саны арта бара.

Рәсәй төбәкләрендә, аеруча зур шәһәрләрдә күзәтелгән экстремистлык фактлары безнең төбәккә үтеп кермәсен, халкыбыз имин яшәсен өчен, барыбыздан бердәмлек, дустанә мөнәсәбәтләр таләп ителә. Әлбәттә, ул берьяклы гына була алмый. Берәүләр күсәк күтәргәндә, икенчеләре баш куеп тормаячак. Балаларыбызны башкаларга түземле, хәерхаһлы итеп тәрбияләүгә дә игътибарны көчәйтү зарур.

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим