Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Спас ярминкәсе көннәрендә алабугалыларның куркынычсызлыгын саклауга 200дән артык хокук сакчысы җәлеп ителгән

Алар арасында — полиция һәм «Форпост» хезмәткәрләре, хосусый сак оешмалары, дружинниклар, муниципаль хезмәткәрләр.

XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсе алдыннан террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә ярминкә үткән көннәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү каралды.

Алабуга районы буенча Россиянең ЭЭМ бүлеге полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Рамис Сәхабетдинов, төп чыгышта, чаралар барган көннәрдә оператив хәлне күзәтеп торучы идарә үзәге оештырыла, видеокүзәтү камералары да эшләячәк дип хәбәр итте. 
Моннан тыш, ярминкә урыннарында өстәмә тикшерү-оператив төркеме кизү тора. 

Көн саен тәртип саклау өчен 200ләп кеше җәлеп ителәчәк, алар арасында — полиция һәм «Форпост» хезмәткәрләре, хосусый сак оешмалары, дружинниклар, муниципаль хезмәткәрләр. 

Ярминкә территориясенә керү урыны металл рамалардан ясалган тикшерү-үткәрү пунктлары аркылы уза. Алар дүртәү. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре башкарма комитет белән бергә транспорт хәрәкәтен оештыру схемасын эшләгән. Машиналар Нефтьчеләр проспектыннан Шәһәрлек — Казан — Говоров урамнары һәм Стахеев — Казан — Спас урамнары буйлап үтә. Шулай ук Тугаров урамыннан Тойма елгасы ярында оештырылган машина кую урынына кереп була. Ул чаралар барган җирдән 600 метр ераклыкта урнашкан, якынча 650 машинага исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев