Алабуга нуры

Та­биб­лар яшүс­мер тор­мы­шы өчен кө­рә­шә

Уз­ган сан­да без юл-транс­порт ва­кый­га­сын­да зы­ян күр­гән яшүс­мер­ләр ту­рын­да яз­ган идек. Әле­ге фа­җи­га­да зы­ян күр­гән бер ма­лай­ның әти­се һәм ту­га­ны ки­леп, без­гә бу ва­кый­га ту­рын­да җен­тек­ләп сөй­лә­де.

Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, юл фа­җи­га­сы 22 ок­тябрь, шим­бә көн­не Нефть­че­ләр һәм Му­са Җә­лил урам­на­ры ча­тын­да бул­ган иде.

Бу хә­ер­сез көн­не Са­вин­нар­га ку­нак­ка Яр Чал­лы­дан Ки­рилл­ның аб­зый­сы ки­лә һәм үзе­нең "җи­де­ле" ма­ши­на­сын кап­ка ал­дын­да кал­ды­рып өй­гә уза.

-Мин ише­гал­дын­да идем, ә улым Ки­рилл үзен көт­кән класс­таш­ла­ры яны­на дип урам­га чы­гып кит­те. Шул ва­кыт, йорт поч­ма­гы­на зур тиз­лек­тә "Фи­ат" ма­ши­на­сы ки­леп бә­рел­де. Баш­та аның газ тор­ба­сы за­рар­ла­нып, газ чы­га­ра баш­ла­ды. Ан­нан соң ул улы­ма бә­рел­де, ба­га­на ар­ты­на яше­рен­гән дус­тын йорт кой­ма­сы­на сы­ла­ды һәм янә­шә­дә­ге ма­ши­на­ны алып ат­ты. Бә­хет­лә­ре­нә, улым­ның өч дус­ты юл чи­те­нә чы­гып өл­гер­де. Алар ба­ры­сы да шун­да тор­ган бул­са, бер­се дә зы­ян күр­мәс иде,-ди Ки­рилл­ның әти­се Сер­гей Ми­хай­ло­вич.

-Ирем кап­ка тө­бе­нә чы­гар­га җы­ен­ган иде, га­раж­да ни­дер оны­тып, ки­ре бо­рыл­ды. Ми­нут та үт­мә­де, нәр­сә­дер шарт­ла­ган та­выш ишет­тек. Бер ма­ши­на улы­быз­ны кап­ка­да­гы ти­мер ба­га­на­га ки­те­реп бә­рү­ен, ә дус­ты Егор­ны курт­ка ка­пю­шо­нын­нан эләк­те­реп чит­кә сөй­рә­вен күр­гәч, йө­рә­гем яры­ла яз­ды,-ди күз яшь­лә­ре­нә бу­ы­лып Ки­рилл­ның әни­се Ро­за Әб­дел­га­ни­ев­на. -Алар мог­җи­за бе­лән ге­нә исән кал­ды. "Фи­ат"­ны тот­кар­ла­ган "җи­де­ле" бул­ма­са, ма­лай­лар­ны кот­ка­рып бул­мас иде.

Та­биб­лар сүз­лә­рен­чә, Ки­рилл күп кан югалт­кан, аның та­ла­гын ал­ган­нар һәм бер­ни­чә көн до­нор ка­ны сал­ган­нар.

-Ба­лам­ны кот­ка­рып кал­ган та­биб­лар­га зур рәх­мәт­ле­мен,-ди әни ке­ше.- Аңы­на кил­гәч, без­гә улым бе­лән бе­раз сөй­лә­шеп алыр­га рөх­сәт ит­те­ләр.

Чәр­шәм­бе­дә Ки­рилл­ны ре­а­ни­ма­ция ма­ши­на­сын­да Ка­зан­га алып кит­те­ләр. Хә­ле элек­ке­чә үк авыр. Та­биб­лар кул­ла­рын­нан кил­гән­нең ба­ры­сын да эш­ли, әм­ма хас­та­ха­нә­дән чык­кач, аңа озак ва­кыт дә­ва­ла­ныр­га ту­ры ки­лә­чә­ген ис­кәр­тә.

Дус­ты Егор Муз­лов, ая­гын сын­ды­рып, ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә ята. Аның хә­ле күп­кә ях­шы, әм­ма күп­ме­дер ва­кыт­ка ярат­кан шө­гы­ле тхэк­вон­до ту­рын­да оны­тыр­га ту­ры ки­лә­чәк.

Марш­рут ав­то­бу­сы шо­фе­ры үзе­нең сә­гать­кә 40 ки­ло­метр тиз­лек бе­лән ба­ру­ын рас­ла­са да, ва­кый­га­ны кү­рү­че­ләр аның ма­ши­на­ны ва­кы­тын­да тук­та­тыр­га мөм­кин­ле­ге бу­лу­ын әй­тә. Хак­тан да, ва­кый­га уры­нын­да тор­маз­лау юлы кү­рен­ми.

-Шә­һәр бу­ен­ча ул пас­са­жир­лар­ны ни­чек йөр­тә икән? Уң як­тан ба­рыр­га ти­еш бул­са да, ул сул як­тан кил­де, без­нең йорт­ка кар­шы гы­на ма­ши­на тук­та­лы­шы да бар,-дип ри­за­сыз­лык бел­де­рә Ки­рилл­ның ата-ана­сы.

Шу­лай итеп, хә­рә­кәт­лә­нү тра­ек­то­ри­я­се һәм шул рә­веш­ле бә­ре­ле­шү фак­ты ме­нә бо­лай бу­ла. "Фи­ат" Нефть­че­ләр прос­пек­ты бу­ен­ча хә­рә­кәт итеп, М. Җә­лил ура­мы ягын­нан уң як­лап ки­лү­че "О­пель"­не узып кит­мәк­че бу­ла. Бу ва­кыт­та ав­то­бус шо­фе­ры уң як­та­гы кар­шы­лык­ны исәп­кә ал­мый һәм, "О­пель" кры­ло­ла­рын сы­ды­рып, ту­лы ку­әт­кә йорт­ка ки­леп бә­ре­лә.

"О­пель" шо­фе­ры без­гә бер­ни­чә тап­кыр ки­леп нин­ди яр­дәм ки­рәк­ле­ген со­рап кит­те, ә те­ге­се бер тап­кыр да күз­гә кү­рен­мә­де,-дип зар­ла­на Ро­за Әб­дел­га­ни­ев­на. "Фи­ат" шо­фе­ры хәт­та ме­ди­ци­на та­нык­ла­вын­нан да баш тарт­кан. Бо­лар­га ка­ра­мас­тан, бар га­еп "О­пель" ху­җа­сы­на тө­шә. Лә­кин Фи­ат ки­тер­гән зы­ян бер­мә-бер ар­тык.

Р.S. Кы­зык­лы факт. Юл фа­җи­га­се ва­кы­тын­да марш­рут­ка­да бер ха­тын-кыз бу­ла. Ма­ши­на бә­рел­гәч, ул арт­кы ишек­не ая­гы бе­лән ти­беп ачып ав­то­бус­тан чы­гып ка­ча. Әгәр дә бу бер­дән­бер ша­һит без­нең бе­лән элем­тә­гә кер­сә, әле­ге чу­ал­чык­ка нок­та ку­е­лыр иде.

Али­сә Си­ра­е­ва

фо­то

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: