Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләрне юлларда бозлавык турында кисәтә

Төнлә һава температурасы 0дән төшәчәк.

Бу атнада Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фаразлардан билгеле булды.

Синоптиклар фаразларынча, якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә яңгыр, җепшек кар, бозлавык көтелә. Төнлә һава температурасы 0дән төшәчәк.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, йөртүчеләргә транспорт чаралары арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска, куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт итү тизлеге һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Автоинспекторлар йөртүчеләргә транспортны кышка әзерләргә кирәклеген искәртә һәм юлда йөрүчеләрнең барысын да игътибарлы һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев