Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Татарстан дәүләт баш автоинспекторы көзге һәм кышкы сезон куркынычлары турында искәртте

Бу шартларда өстәмә саклык чаралары күрү бик мөһим.

Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт баш инспекторы Рөстәм Гарипов юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте, дип яза «Татар-информ».

Көз һәм кыш — юлларда традицион рәвештә иң куркыныч вакыт, дип искәртте Рөстәм Гарипов машина йөртүчеләргә. Күрү начарлана, пыяла, көзге һәм фаралар пычрана. Юл тарая, юл өсте тайгак бозлавыкка әйләнә.

Бу шартларда өстәмә саклык чаралары күрү бик мөһим. Хәтта яхшы таныш маршрутларда да әкренрәк хәрәкәт итү, караңгылыктан көтмәгәндә куркыныч хәл килеп чыгуга әзер булу кирәк. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлда каршы як полосага чыгу белән бәйле хәрәкәттә сак булырга кирәк.

«Машина йөртүчеләргә барлык пассив куркынычсызлык чаралары — иминлек каешлары һәм балалар утыргычларын кулланырга кирәк. Смартфон һәм башка шөгыльләргә бүленмичә, бөтен игътибарны юлга бирергә кирәк. Онытмагыз, сез үзегез өчен генә җаваплы түгел. Сезне өйдә якыннарыгыз көтә. Аңлавыгыз һәм юлларда иминлек турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт», — дип йомгаклый Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев