Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Үткән атнада полициянең кизү бүлегенә 302 хәбәр килгән

Авыр җинаятьләр категориясенә караган 2 җинаять теркәлгән. 

Үткән атнада полициянең кизү бүлегенә 302 хәбәр килгән. Авыр җинаятьләр категориясенә караган 2 җинаять теркәлгән. Икесе дә банк счетларыннан акча урлау фактлары буенча.

Шулай итеп, Алабугада яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз банк картасыннан акча урлау факты буенча мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче ялган банк хезмәткәренә ышана һәм телефон аша үзенең банк картасы реквизитларын, шулай ук телефонына килгән СМС-кодны хәбәр итә. Зыян суммасы — 47 мең сум.

Икенче җинаять 38 яшьлек ир-атка карата кылынган, ул бушлай белдерүләр сайтында спорт товарлары саткан. Җинаятьче, янәсе, өйгә китереп бирү хезмәтен рәсмиләштереп, зыян күрүченең телефонына сылтама җибәргән, әлеге сылтама буенча кереп, ир-ат үзенең банк картасы реквизитларын һәм кәрәзле телефонга килгән СМС-кодны яза. Шулай итеп, ул 17 мең сум акчасын югалта.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр кылынган:

— 2 чит кеше милкен урлау. Әлегә барысы да ачылмаган. Бу — 88 яшьлек пенсионер хатын-кызның фатирыннан акча, шулай ук кибеттән товар урлау фактлары;

— үтерү белән янау фактлары — 3;

— 49 яшьлек алабугалының йортына законсыз рәвештә керү;

— ике кешедән документларын урлауга бәйле 2 җинаять.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев