Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

"ЦентрОбувь"ны чишендергәннәр

Егет көзге аяк киеме булмау проблемасын җиңел хәл иткән. Кибеткә кереп ул иске аяк киемен яңасына "алыштыра".

Шимбә көнне 28 яшлек егет "ЦентрОбувь" сәүдә йортына керә. Ул бик озак кына үзенә ботинка сайлый. Уен эшмени: көз якынлаша, ә сатып алучы җәйге аяк киемендә. Үзенә ярашлы ботинканы сайлагач, егет искесен яшерә һәм яңасын киеп чыгу юлына юнәлә. Игътибарлы сатучылар эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап ала, тик каракны туктата алмыйлар. Егет сатучыларны начар сүзләр белән сүгеп чыгып кача. Тик ул яңа аяк киеменә озак куана алмый - шул ук кичне аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. 999 сум торган ботинканы да кире кайтарырга туры килә.

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Петр Макаров әйтүенчә, атна эчендә алабугалылар тарафыннан 6 урлау очрагы теркәлгән. Шуларның берсе әлегә кадәр ачыкланмаган. Атна дәвамында эчке эшләрнең кизү бүлегенә җинаять һәм хокук бозулар турында 260 хәбәр алынган. Мәрҗәни урамындагы 7 нче йорт янында төнгә калдырылган машина урланган, шулай ук 2 мошенниклык, 4 үтерү белән янау һәм 7 кыйнау очрагы теркәлгән.

Җитәкче әйтүенчә, узган атнада 41 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда өч кеше зыян күргән.

Якшәмбе Нефтьчеләр проспекты һәм Тугаров урамы чатында кичке уннар тирәсендә "Фольксваген-ягуар" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешә. Беренче машинаны йөртүче 1966 елгы ир-ат сулга борылыр алдыннан тиешле урынны алмый һәм шуңа күрә икенче машина белән бәрелешә. "ВАЗ-2114" машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз баш мие селкенү диагнозы белән үзәк район хастаханәсенә җибәрелә.

Сәрия СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев