Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Удмуртия кешесе Алабугада автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм калган

Моннан тыш, аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф та түләргә кирәк булачак.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәре буенча, 3 февральдә, сәгать 4 тулып 10 минут киткәч, Әйләнеч шоссе урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре алкоголь эчкән килеш руль артына утырган кешене тоткарлаган.

Тоткарланучы судта аңлатканча, ул Алабугага кунакка килгән. Үзенең аек булмаганлыгын раслаган. Нәтиҗәдә, ул 1 ел һәм 7 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, 30 мең сум күләмендә административ штраф та түләргә тиеш.

Алабуга судында каралган эшләрнең бу әле берсе генә. Әлеге административ хокук бозучы Удмуртия кешесенә яңа эш эзләргә кирәк булыр, ахрысы, чөнки ул моңа кадәр машина йөрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев