Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Уяу бул!

Узган атнада Алабугада чит кеше милкен урлауның 18 очрагы теркәлгән.

Бу турыда эшлекле киңәшмәдә Алабуга районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев сөйләде.

Җәй җитеп көннәрнең чагыштырмача җылы торуы фатир басучыларга эшне күпкә җиңеләйтә. Узган атнада теркәлгән урлау очракларының бишесе - фатир басу белән бәйле. Китерелгән зыянның гомуми күләме якынча 70 мең сум тәшкил итә, диде җитәкче.

Җинаятьчеләр фатирга ачык калган яки начар ябылган тәрәзә һәм форточкадан керә. Узган атнада патруль-пост хезмәте тарафыннан Чаллы шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егет тоткарланды. Моңа кадәр шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән егет безнең шәһәрдә дүрт фатир баскан. Чираттагы мәртәбә Алабугага килгәч аны Яшьләр урамындагы 22 нче йорт ишегалдында полиция хезмәткәрләре тоткарлый (фаразланганча, ул тагын бер фатирга кермәкче булган). Җинаятьче фатирга көндез, домофон аркылы өйдә кеше юклыкка ышангач кына керә. Нигездә ул беренче каттагы фатирларны сайлый. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бурның "кара эшкә" үзе генә барганмы, әллә инде кулдашы да булганмы икәнен ачыклый.

- Эшкә, бакчага, кибеткә киткәндә дә тәрәзәләрне, балкон ишекләрен ябыгыз. Игътибарлы булыгыз. Әгәр кемнеңдер тәрәзә форточкасыннан фатирга керүен күрәсез икән, шунда ук полициягә хәбәр итегез. Моның белән сез җинаятьне булдырмый каласыз. Ә полиция хезмәткәрләре аның фатир хуҗасымы, әллә инде бурмы икәнен үзләре ачыклар, - ди эчке эшләр бүлеге белгече Любовь Бикмуллина.

Моннан тыш узган атнада эчке эшләрнең кизү бүлегенә җинаять һәм хокук бозулар турында барлыгы 354 хәбәр алынган, үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәт белән 25 кеше мөрәҗәгать иткән, 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 кеше зыян күргән, 2 кеше һәлак булган.

Л.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев