Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Уяу булыгыз!

Мошенниклар алдауның яңа сценарийларын уйлап чыгарып кына тора. Алабугада яшәүче урта яшьләрдәге ханым аздан гына шундый алдакчыларның корбаны булмый кала. Әлеге вакыйга турында безгә полиция инспекторы Любовь Бикмуллина сөйләде.

Узган елның гыйнварында бу ханым телевизорда күрсәтелгән биоөстәмәләрне яздырып ала башлый. Ул берара шул препаратларны куллана, тик кирәкле тәэсир сизелми. Күптән түгел аңа сыйфатсыз биоөстәмәләр сатып алган өчен сезгә компенсация тиеш дип шалтыраталар. Препаратлар өчен түләнгән 66 мең сумнан компенсацияне алыр өчен 13 процентны кире кайтарырга кирәк булачак дип тә кисәтәләр.

Сөйләшү тиз һәм буталчык килеп чыга. Акчасы юклыкны әйтеп, ханым трубканы куя. Бер атнадан телефон тагын шалтырый. Үзен суд приставы итеп таныштырган ирнең тавышы бик ышанычлы яңгырый кебек тоела ханымга. Бу ир аңлатуынча, имеш, биоөстәмәләр сатып алып, алардан зыян күрүчеләрнең эшләре хәзерге вакытта суд приставлары хезмәтендә карала икән. Алабугада яшәүче бу хатынга да 20 мең сумнан артык компенсация тиеш булып чыга. Шалтыратучы аңлатуынча, хатынга бары тик гариза язарга һәм ИНН белән банк исәбе номерын атарга гына кирәк. Инде тулаем ышанып беткән хатын номерларны атарга да әзер була, тик кирәкле документлар кул астында булып чыкмый. Соңрак шушы номер буенча "суд приставына" шалтыратып, кирәкле номерларны атарга вәгъдә бирә алабугалы ханым. Сөенечле бер дулкынлану белән хатын бу яңалыкны иптәш хатыны белән уртаклаша. Тик ул уяурак булып чыга һәм дустына кичекмәстән полициягә шалтыратырга киңәш бирә. Әлеге акыллы киңәшне тотып, аздан гына мошенникларның чираттагы корбаны булмый калган хатын, компенсациянең чынлыкта булмавына һаман ышанасы килми. Полицейскийлардан тагын бер кат компенсациянең булу-булмавын тикшерүләрен үтенә.

Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, мошенниклар шалтыраткан телефон номерлары - Мәскәүнеке. Бу кешеләрдә артистлык сәләте бик көчле, тиз ышана торган кешеләр өчен алар чып-чын спектакльләр оештыра, диләр полицейскийлар. Шулай булгач, хөрмәтле укучылар, уяулыкны югалтмагыз!

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250