Алабуга нуры

Узган атнада Алабуга эчке эшләр бүлегенә жинаять һәм хокук бозулар турында 280 хәбәр алынган

Шуларның бишесе авыр җинаятьләр категориясенә керә.

Гүзәл затлар да хокук боза

20 октябрьдә Нефтьчеләр проспектында урнашкан йортларның берсендә беркайда да эшләмәүче ханым Чаллы кешесен пычак белән яралый. Әлеге җинаять өчен моңа кадәр хөкем ителгәне булган "гүзәлкәй" кулга алынган һәм озакламый ул кылган гамәлләре өчен закон алдында җавап бирәчәк.

Шул ук көнне "Поликлиника" тукталышы янында иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә билгесез кешеләр 30 яшьлек алабугалыга авыр тән җәрәхәтләре ясый. Егет Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелә. Әлеге җинаятьне башкарган өчен ике алабугалы кулга алынган.

Каравыл, талыйлар!

15 нче октябрьдән алып 20 нче октябрьгә кадәр вакыт аралыгында караклар, Красная горка саласында төзелеп килүче йортны ачып кереп, электр инструментлары һәм башка җиһаз урлап чыга. Ваемсыз йорт хуҗасына килгән зыян 20 мең сумнан артып китә. Әлеге җинаятьне башкарган адәм әлегә тоткарланмаган.

  • Төзелүче объектлардан электр инструментларын урлауның беренче генә очрагы түгел, - диде эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев, - Төзелеп килүче йортларда яки сакланылмый торган объектларда хуҗалар еш кына кыйммәтле инструментларын калдыра. Моңа игътибар итәргә һәм шәхси милекнең саклыгы өчен чаралар күрергә кирәк, - диде Ю. Пономарев.

Алдакчылар йөри төркем-төркем...

Массакүләм матбугат чаралары аша кат-кат кисәтүләргә, профилактик чаралар үткәрүгә карамастан, безнең халык алдакчылар кармагына әле һаман эләгә, диде эчке эшләр бүлеге җитәкчесе. Мәсәлән, узган атнада гына шәһәрдә 6 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Әгәр моңа кадәр алдакчылар өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә кармак салса, хәзер алар, азык-төлек продуктларына заказ биргән булып, кафе директорларын алдауга керешкән.

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе шикле тәкъдим белән шикле кешеләр шылтыраткан яки мөрәҗәгать иткән очракта, полициянең кизү бүлегенә шылтыратып киңәшергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Эх, юллар...

22 октябрьдә Лекарево саласы янында булган куркыныч авария, кызганычка, соңгысы түгел. Ул көнне юл фаҗигасендә 5 кеше һәлак булды. Нәкъ бер атнадан шул ук урында тагын бер фаҗига теркәлде.

"ВАЗ-21214" машинасын йөртүче (ул Түбән Кама кешесе була) Лекарево саласына барган юлда алдына чыккан велосипедчыны бәрдерә. ДТП нәтиҗәсендә Иске Куклюкта яшәүче 42 яшьлек велосипедчы авария урында ук һәлак була.

Бу - Алабуга-Лекарево-Армалы автоюлының иң куркыныч һәм яктыртылмаган урыны. Велосипедчының киемендә дә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

Гомумән, узган атнада Алабуга һәм район юлларында 49 юл һәлакәте теркәлгән.

Р.Нуриева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    43
    0
    0
  • 22 января 2018 в 09:03
    2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган.
    4
    0
    0
  • 22 января 2018 в 16:42
    Барысына да өлгерә Әле күпләр белмидер – Алабуга районы почта хезмәтенең Илмәт бүлекчәсендә халыкка газета-журналлар, хат тарату, пенсия өләшү һәм төрле коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне алуда менә биш елдан бирле авылның уңган-булган кыз-хатыны Раушания Габделбәр кызы Әминова хезмәт күрсәтә.
    1
    0
    0