Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Узган атнада Алабуга районы юлларында өч кеше һәлак булды.

28 июньдә 23.00 сәгать тирәсендә Нефтьчеләр проспектындагы 124 нче йорт янында ВАЗ-2114 машинасын йөртүче 26 яшьлек ирне бәрдерә. Зыян күрүче реанимациягә җибәрелә, тик өч сәгатьтән соң ул вафат була.

29 июньдә кичке уннар тирәсендә Нефтьчеләр проспектындагы 12 нче йорт янәшәсендә 24 яшьлек машина йөртүче юлны чыгучы ике җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүчеләр ДТП урынында һәлак булалар.

Ике очракта да җәяүлеләр исерек була. Алар юлны җәяүлеләр чыга торган урыннан читтә чыгалар. Ике һәлакәт тә үзәк урамның яктыртылмаган участогында барлыкка килә.

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев әйтүенчә, шәһәр юлларындагы вәзгыять бик начар: җиде көн эчендә 50 юл һәлакәте теркәлде, аларда дүрт кеше зыян күрде, өчесе һәлак булды.

Район башкарма комитет җитәкчесе Илмир Камалетдинов әйтүенчә, мондый аварияләрне булдырмау өчен комплекслы чаралар күрергә дигән карар кабул ителгән.

- Әлеге урамда яктырту булдыру, светофор кую һәм машина юлына тизлекне чикләүче киртә салу ниятләнә. Сүз уңаеннан, быел шәһәр һәм район юлларында 400 яңа билге урнаштырылды. Тик, күрәсең, әлегә бу чаралар да җитеп бетми, диде Илмир Камалетдинов.

Тагын бер юл һәлакәте Нефтьчеләр проспектындагы 44 нче йорт янәшәсендә теркәлде. ВАЗ-1118 машинасын йөртүче җәяүлеләр «зебра»сыннан читтә юлны чыгучы пенсионерны бәрдерә. Төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган пенсионер үзәк район хастаханәсенә җибәрелгән.

Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбрәк караңгы вакытта барлыкка килә. Аварияләрнең санына табигать шартлары да зур йогынты ясый.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга, куркынычсыз дистанция турында онытмаска һәм җәяүлеләр чыга торган махсус урынны үтү турындагы кагыйдәләрне истән чыгармаска чакыра.

Җәяүлеләр дә юлны бары тик махсус билгеләнгән урында, транспорт чараларының туктавына тагын бер кат ышанганнан соң гына чыгарга тиеш.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев