Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Узган атнада шәһәр һәм районда 213 җинаять теркәлгән

13 декабрьдән 14 декабрьгә каршы төндә билгесез берәү яшерен рәвештә "Якты үзән" җәмгыяте фермасының бозаулар бүлегенә кереп 5 бозау урлап чыккан.

Алабуга районы Яковлево авылында урнашкан әлеге ферма хуҗасына 65 мең сумнан артык зыян салынган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьченең вакыйга урынында табылган аяк киеме һәм тәгәрмәч эзләрен тикшерә. Хәер, Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев әйтүенчә, бозаулар башына җиткән җинаятьнең бу беренче генә очрагы түгел икән инде. Ноябрь ахырында шундый ук вакыйга Бехтерево саласында теркәлгән. Бу юлы анда ике бозау урланган булган. Юрий Пономарев ферма җитәкчеләренә һәм җирлек башлыкларына игътибарлырак булырга һәм тиешле саклык чараларын күрергә киңәш итте.

Тәгәрмәчтән үч алган

Билгесез берәү Пролетар урамындагы 24 нче йорт ишегалдында төнгә калдырылган Ваз-Калина һәм Ваз-11118 машиналарының тәгәрмәчләрен пычак белән кискән. Берникадәр вакыттан ППС экипажы әлеге җинаятьне башкарган һәм моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 32 яшьлек алабугалыны тоткарлаган.

Талаша белми талашсаң

Бер-берсенә начар мөнәсәбәттә булган ике ир-ат арасындагы "мөнәсәбәт аңлашу" берсенең яралануына китерә. Алабугалы ир кызып китеп "оппонентына" пычак белән кадый. Шок хәлендә булган зыян күрүче (ә ул Чаллыныкы була) үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Саннар ни сөйли?

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев хәбәр итүенчә, узган атнада район эчке эшләр бүлегендә җинаятьләр һәм төрле тәртип бозулар хакында 213 хәбәр алынган.

Мошенниклар үз "эшчәнлекләрен" дәвам итә. Узган атнада алар тагын 3 кешене төп башына утырткан.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, узган атнада 7 - кыйнау, 80 - гаилә низагы, 5 - үтерү булән янау теркәлгән, 21 кеше үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән. Төрле хокук бозулар өчен 826 кеше административ җавап бирәчәк. Шуларның 84енә сәрхүш хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган өчен административ беркетмә төзелгән. 14 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган, 649 шофер тизлек режимын арттырган өчен административ җавап бирәчәк. Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев