Алабуга нуры

Юл хәрәкәте иминлеге

Быел Алабугада 113 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган. Юл-транспорт фаҗигасе күбрәк районда теркәлгән.

Бу турыда матбугат конференциясендә ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Илназ Вәлиев сөйләде.

Ни кызганыч, юл-транспорт фаҗигаләрендә балалар да һәлак була. Мәсәлән, Олы Шүрнәк авылыннан Дөм-Дөм авылына кайтып баручы ир-ат машинасында 3 яшьлек бала да була, каешы эләктерелмәгәнлектән, бала юл-транспорт фаҗигасе булган урында тән җәрәхәтеннән вафат була. Машинада махсус бала утыргычы булса, бала исән калыр иде. Икенче очракта (Сентяк янында) хатын-кыз идарә иткән машина юл һәлакәтенә эләгә, хатын үзе һәлак була, ә машинадагы бала бәхеткә исән кала. Машина кузовыннан исән җир калмаса да, бердәнбер зыян күрмәгән урын - махсус бала утыргычы янында.

Мотоциклда җилдереп

Бүгенге көндә мототранспорт иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Нигездә авыл җирлегендә мотоциклда йөрүчеләрнең таныклыгы юк (үзе өйрәнгәннәр), техника теркәлмәгән, иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйча шлемсыз йөрүчеләр бихисап. Мәсәлән, Юраш һәм Морт авыллары арасында яшь егетләр төнлә мотоциклда әйләнде. Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Соңгы елларда квадроцикл белән бәйле юл фаҗигаләре дә күбәйде. Яр Чаллы шәһәреннән килгән яшь кыз квадроциклга утырып, агачка бәрелә һәм, кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән Алабуга үзәк район хастаханәсендә аның гомере өзелә.

Скутерда юл йөрү кагыйдәләрен бозган балалар өчен 21 ата-ана җавапка тартылды. "11 яшьлек балага скутер бүләк иткәндә, ата-ана нәрсә уйлыйдыр. Монысы һич кенә дә аңлашылмый ", - дип аптырап әйтте Илназ Вәлиев.

Күптән түгел иске автовокзал янында ике егет төнлә скутерның тизлеген сәгатенә 100 километрга хәтле арттырып, "унлы" машинасына бәрелә. Скутер белән идарә итүче 16 яшьлек егетнең гомере өзелә, ә янындагы егетнең гомерен шлем саклап кала. Тагын бер проблема: скутерларның еш югалуы, ә аларның документы, теркәү билгесе булмагач, эзләп табуы бик авыр.

Сак бул, җәяүле!

Алабугада җәяүлеләргә бәйле юл-транспорт һәлакәтләре еш була. Шәһәрдә 65 юл-транспорт фаҗигасендә 9 кеше һәлак булган, шуларның сигезе - җәяүлеләр. 70 процент очракта җәяүлеләр үзләре, ә 30 процент очракта машина йөртүче гаепле. Быел җәяүлеләр катнашында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 1787 очрак теркәлгән. Бу - ярамаган урында юлны аркылы чыгу очраклары. Ә узган ел бу сан ике тапкырга азрак иде - 485. "Башкарма комитет, безнең хәлебезне аңлап, безгә булыша, күргәнегезчә, 6 нчы микрорайоннан хакимияткә хәтле уң яктан металл коймалар урнаштырыла. Бүгенгә 600 метры инде урнаштырылган, тагын 400 метр төзү планлаштырыла", - диде Илназ Вәлиев.

Статистика көннән көн начарлана

Бәлки бу ЮХИДИ хезмәткәрләре штатының кыскартылуына бәйледер, бәлки яңа уку елы башлануынадыр, чөнки Алабугада халык саны 15 мең студентка артты. Һәр өченче студентның машинасы бар. Хәлнең киеренкелеген истә тотып, шәһәр буенча патрульлек итәргә Алабуга инспекторларына ярдәмгә Казаннан экипаж җибәрелә. Моның максаты - юл кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау, халыкның иминлеген тәэмин итү. Шуңа күрә көн саен шәһәрдә 4 радар урнаштырыла, трассада - 10. Прибор көненә уртача 250 тизлек режимын бозу очракларын терки.

Юл-транспорт һәлакәтләренең 40 проценты 18-22 яшьлек машина йөртүчеләрнең кичке вакытта тизлек арттыруына, 25 проценты - трассада каршы хәрәкәт юлына чыгу, 15 проценты - юл чатларында светофордагы тыючы сигналны санга сукмауга бәйле.

Алабуга инспекторлары көн саен сәрхүш килеш рульдә йөрүче ике кешегә беркетмә төзи. Алабуга шикелле кечкенә шәһәргә бу бик зур сан.

Рузилә Галимова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: