Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 апрельдән балаларны беренче сыйныфларга яздыру башланды

Әгәр элек булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул ителә башласа, хәзер гаризаларны 1 апрельдән генә бирергә мөмкин.

Прокурор ярдәмчесе Семен Гришин аңлатканча, беренче этапта мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче (ягъни территориаль принцип буенча), шулай ук өстенлеккә ия булган гаиләләр гариза бирә ала. Әгәр, мәсәлән, беренче сыйныфка баручы баланың абый-апалары шушы ук мәктәптә укый икән, аңа өстенлекле хокук бирелә (әмма алар бер адрес буенча яшәргә тиеш). Бу этап 2021 елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 2021 елның 6 июленнән башлана. Бу вакытка ата-аналар сайлаган мәктәпләргә балаларны кабул итү турында тиешле боерыклар әзерләнәчәк һәм Дәүләт хезмәтләре сайтында бастырылачак.
Икенче этапта гаризаны теләге булган һәркем бирә ала. Бу очракта балалар белем бирү учреждениесенә беренче этаптан соң буш урыннар калса гына кабул ителә. Ике этапта да гаризаларны Дәүләт хезмәтләре сайты аша яки шәхсән тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X