Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 июльдән Россиядә йөкле хатын-кызлар һәм ялгыз ата-аналар өчен яңа пособиеләр кертелә

Конкрет сумма яшәү регионына бәйле.

1 июльдән РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча йөкле хатын-кызлар һәм баланы ялгыз тәрбияләүче ата-аналар өчен ике яңа пособие кертелә. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

«Бүген йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан хатын-кызларга махсус түләүләргә 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез. Сүз авыр финанс хәлендә булган әниләр турында бара. Сабый туганчы ай саен алар якынча 6,3 мең сум акча алачак», — диде Мишустин. 

Аның сүзләренчә, конкрет сумма яшәү регионына бәйле. Инде быел ук 400 меңнән артык йөкле хатын-кыз шундый ярдәм алачак.

«Балаларны ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм әтиләргә тагын бер пособие биреләчәк, бу еш кына бик җиңел түгел. Июль аеннан 8 яшьтән алып 17 яшькәчә булган, тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче балалар өчен ай саен акча түләячәкбез», — дип хәбәр итте Премьер-министр.

Аның сүзләренә караганда, моңа 36 млрд.сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Пособиенең күләме РФ субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысына, уртача алганда аена 5,5 мең сумга якын. 

Яңа пособиеләрне 1 июльдән, шул исәптән дәүләт хезмәтләре Порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев