Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 марттан автобуста йөрү бәясе арта

1 марттан башлап шәһәр автобусларында йөрү бәяләре 11 сум булачак.

Тарифны арттыру турында карар автобуста йөрүнең үзкыйммәте арту белән бәйле, диләр шәһәрнең инфрастуктур үсеш бүлегендә. Тарифларны арттыру ягулык-майлау материалларына һәм ремонтка бәяләр арту белнә бәйле.

Исегезгә төшерәбез: Алабугада юл йөрү бәясе 2011 елда 11 сумнан 10 сумга арзанайган иде. Әлеге инициатива шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновныкы булуын да искәртеп узарга кирәк. Автобуста йөрүнең очсыз булуы җирле хакимиятнең һәм перевозчикларның узара килешенеп эшләве аркасында мөмкин булды.

Җәмәгать транспортында йөрү бәясе артса да элекке барлык ташламалар саклана. Пенсионерлар һәм башка льготниклар социаль юл йөрү билетлары белән файдалана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев