Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

100 яшьлек алабугалы Конституциягә төзәтмәләр буенча үз тавышын бирде

Клавдия Михайловна үз тавышын өйдә бирде.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвам итә. Алабугада яшәүче 100 яшьлек Клавдия Пустобаева үз тавышын өйдә бирде. Тавыш бирү процессы барлык эпидемиологик чараларны үтәп үткәрелде.
Клавдия Михайловна — шактый танылган шәхес. Бөек Ватан сугышы вакытында ул район финанс бүлегендә эшли. Шәһәр финанс бүлеге төзелгәннән соң хисапчы булып эшкә күчә, анда 1947 елга кадәр учреждение ябылганчы эшли. 1948 елдан 1963 елга кадәр Клавдия Михайловна Коммуналь хуҗалык министрлыгының кунакханәсендә бухгалтер булып эшли, ә 1963 елда яңадан ачылган шәһәр финанс бүлегенә эшкә керә, анда пенсиягә чыкканчы — 1975 елга кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев