Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

101 яшьлек алабугалы сайлауда катнашты

Ошаган кандидат өчен үз тавышын өйдә бирү мөмкинлегеннән 101 яшьлек алабугалы Клавдия Пустобаева да файдаланды.

Алабугада вакытыннан алда тавыш бирү башланды. Ошаган кандидат өчен үз тавышын өйдә бирү мөмкинлегеннән 101 яшьлек алабугалы Клавдия Пустобаева да файдаланды.
1379нчы сайлау комиссиясе рәисе Людмила Шишкина сүзләренә караганда, Клавдия Михайловна гадәттә тавыш бирергә сайлау участогына килә торган булган, ләкин быел, пандемия белән бәйле рәвештә, үз гражданлык бурычын өйдә үтәргә хәл иткән.
− Без язмача яки телдән мөрәҗәгать иткән, шулай ук өйдә тавыш бирергә теләү турында тиешле смс-хәбәрләр җибәргән кешеләр янына барабыз. Үзебездә бюллетеньнәр һәм шәхси саклану чаралары бар. Сайлаучы тавыш биргәннән соң, ул бюллетеньнәрне махсус урнага, ә гаризаны урнага беркетелгән кесәгә сала, — ди ул.
Тавыш бирү барлык эпидемиологик чараларны үтәп, контактсыз ысул белән узды. Сайлау комиссиясе әгъзалары махсус халатлар, битлекләр һәм перчаткалар киде.
—Мин беренче тапкыр 1939нчы елда 18 яшемдә тавыш бирдем. Ул вакытта Казанда укый идем. Отто Юльевич Шмидт һәм Михаил Калинин республика башкаласына килделәр. Халык лозунглар, флаглар белән Ирек мәйданына җыелды. Кеше бик күп иде, − дип искә алды Клавдия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев