Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

109 меңнән артык татарстанлы бурычлары аркасында бәйрәмнәрдә чит илгә чыга алмый

Татарстанда «Бурычларың турында бел» акциясе эшли башлады.

18 декабрьдә Татарстанда «Узнай о своих долгах» акциясе эшли башлады. Аны ел саен Суд приставларының федераль хезмәте үткәрә. Акция ярдәмендә татарстанлылар бурычлары булу-булмавын белә ала.
Ел башыннан 720 меңнән артык татарстанлы Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының федераль хезмәте идарәсе сайтында үз бурычыларын тикшерде. 
Бүгенге көндә бурычларын түләмәгән яки милек характерында булмаган суд карарын үтәмәгән 109 татарстанлы РФ чикләреннән чыга алмаячак. 
Татарстанлыларга чит илгә чыгар алдыннан бурычларның булу-булмавын Суд приставларының федераль хезмәте сайтында һәм ФССП России мобиль приложениесендә тикшерергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев