Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

11 майдан Алабуга күпфункцияле үзәгенең эш графигы үзгәрәчәк

Татарстанның берничә КФҮләре эш тәртибен үзгәртә.

Татарстанның кайбер күп функцияле үзәкләренең (МФЦ) 11 майдан эш графигы үзгәрәчәк. Мондый мәгълүматны Татарстан КФҮ матбугат хезмәтендә бирделәр.

Үзгәрешләр Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Нурлат һәм Яшел Үзән районнарындагы «Минем документлар» офисларына кагыла. 

Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә алар иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр, сишәмбе көнне — иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр, ә шимбә көнне иртәнге 8дән көндезге 1гә кадәр эшләячәк. Якшәмбе — ял көне.

13 майда Ураза гаете белән бәйле рәвештә, «Минем Документлар» («Мои документы») офислары эшләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X