Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

11 сыйныф укучылары БДИга керү өчен йомгаклау иншасын 15 апрельдә язачак

Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын 15 апрельгә күчерделәр, дип яза «Татар-информ».

«Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу срогын билгеләде. Шул хактагы боерыкка үзгәрешләр кертелде», — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дә 21 апрель 5 майга, 5 май 19 майга күчерелде.

Йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә көн 12-17 июльгә билгеләнгән. Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев