Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

15-18 июльдә шәһәребездә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара музыка фестивале узачак

Проектның җитәкчесе – РФ атказанган артисты Борис Березовский.

15 июльдән 18 июльгә кадәр безнең шәһәрдә, өченче мәртәбә, Борис Березовскийның open-air форматындагы «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара музыка фестивале узачак.
Алабугалылар һәм шәһәр кунакларын Бельгия, Голландия, Франция, Израиль һәм Россиядән ике йөздән артык музыкант дүрт көн буена чыгыш ясап сөендерәчәк. Проектның җитәкчесе — РФ атказанган артисты Борис Березовский. Оештыручылар шулай ук музейларга килүчеләр өчен көндезге концертлар вәгъдә итә, аларда «Мадригал» ансамбле солисты Анатолий Гринденко, альтчы Эллина Пак, арфачы София Каландадзе һәм Мария Березовская (ксилофон) катнашачак. 
Пианист Юрий Мартынов Алабуганың 1нче Балалар музыка мәктәбендә осталык дәресләре үткәрәчәк.
И.И.Шишкин музей-йортында, Н.А.Дурова музей-утарында һәм М.И.Цветаева Әдәби музеенда Дәүләт Милләтләр Театрының көндезге спектакльләре булачак.
Быел фестивальгә зур концерт рояле Yamaha CFX һәм Yamaha Stage Custom Birch бәрмә җайланма китереләчәк. Һәр пианистның рояле үзенчәлекле яңгырасынга, аны Yamaha концерт көйләгече чыгышларга әзерләячәк. Yamaha Music фестивальнең партнеры булып тора.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев