Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

16 алабугалы туры эфирда Геннадий Емельяновка сорау бирә алды

Кичә Алабугада торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" үтте. 3-31-78 телефоны буенча бер сәгать эчендә 16 алабугалы шалтыратты.

Аларның кайберләре берьюлы 2-3 сорау бирде. Күтәрелгән сораулар су белән тәэмин итүгә, җылылык өчен түләүгә, ишегалды эче юлларының торышына, капиталь ремонтка, электр энергиясенә гомуми йорт исәпләве зурлыгына кагылышлы иде. Мәсәлән, Камал урамында яшәүче берьюлы берничә гаилә җәй көне алар йортларында, бакчачылык сезоны башлану белән, 4-5нче катларда суның булмавыннан зарланды.
Нефтьчеләр проспекты, 12 адресы буенча урнашкан тулай торакта яшәүчеләрнең берничәсе алар йортында инде икенче атна кайнар су белән өзеклекләр булуы турында сөйләделәр. Йортка хезмәт күрсәтүче идарә компаниясе вәкиле анда җылылык алмаштыргычны юдырырга кирәк дип җавап бирде, әмма хәзергә реагентлар юк. Атна ахырына алар вәзгыятьне төзәтергә вәгъдә иттеләр.
Район башлыгыннан сукырлар өчен махсус банкомат та сорадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова гамәлдә булган банкоматларга Брайль шрифты белән төймәләр урнаштыру кирәклеген хәбәр итте.

Моннан тыш, "кайнар элемтә" вакытында район башлыгы ТКХ өлкәсендә традицион яңалыклар турында сөйләде. "Торак- коммуналь комплексы проблемалары соңгы вакытта закон органнарының торган саен ешрак карау объектына әйләнә бара. Бу - республика югарылыгында да, тулаем Россия буенча да шулай. Һәм һәр район, һәр шәһәр аларны хәл итүнең үз юлларын эзли. Әмма чараларның төрле булуына да карамастан, бер нәрсә ачык кала: бу - коммуналь хезмәтләрнең халык белән үзара хезмәттәшлеге. Уртак эштән башка, нинди дә булса мөһим мәсьәләнең берсен дә хәл итү мөмкин түгел. Шуңа күрә мин, хөрмәтле алабугалылар, алга таба да без сезнең белән актив хезмәттәшлек итәрбез, дип өметләнәм",- диде Геннадий Емельянов.
Шуны да әйтеп үтик, алабугалыларның мөрәҗәгате җавапсыз калмый. Бирелгән сорауларның кайберләренә алар шундук җавап ала, ә кайбер мөрәҗәгать итүчеләргә бүген үк шәһәрнең тиешле хезмәтләре вәкилләре белән комиссия урынга барып карый, өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев