Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

19 Алабуга авторының Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре тупланган җыентык китапханә фондына тапшырылды

Әлеге җыентык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән.

Узган атнада Үзәк китапханәнең уку залында «Антология Елабужской поэзии «Мы помним» җыентыгын китапханә фондларына тапшыру узды. Әлеге җыентык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән.
Кечкенә генә җыентыкта 19 Алабуга авторының Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре тупланган. Алар сугыш турында ишетеп кенә белүчеләрдән түгел, ул дәһшәтле еллар бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китергән.
— Җыентык зур булмаган китап булып басылып чыкты, әмма бу гаять эчтәлекле, әһәмиятле басма. Мин аны аерым бер авторның гына әсәрләре белән тутырмаска, ә һәрбер шагыйрьнең 5әр шигырен булса да бирергә кирәк, дигән принциптан чыгып эш иттем. 19 исем, 19 язмыш һәм һәркайсы искиткеч, — дип уртаклашты уй-фикерләре белән җыентыкны төзүче Рәхим Гайсин.
Рәхим Мөхәммәт улына китап өстендә шактый күп эшләргә туры килгән. Ул шигырьләрне гомуми стилистикага туры килерлек итеп редакцияләгән, кайбер әсәрләрне тәрҗемә иткән. Бу эш ярты елга якын вакытны алган. 
Әлеге китапны нәшер итү идеясе моннан 3 ел элек үк туа. Ул вакытта Эчке эшләр бүлеге ветераны, шигырь язу белән мавыгучы Елизавета Харисова Алабуга авторлары җыентыгының кулъязма вариантын җыя башлаган, ә Рәхим Мөхәммәт улы фәнни җитәкче буларак барысын да рәсмиләштергән.
— Без бу китапны шәһәр һәм авыл китапханәләренә йөрүче укучыларыбызга һичшиксез тәкъдир итәчәкбез. Бу уникаль басма. Аның үзенчәлеге Җиңү юбилеена чыгарылган булуында гына түгел, ә әлеге җыентыкта тупланган әсәрләрнең тере авторлары белән аралашу мөмкинлеге дә булуда, — диде Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова. Аның әйтүенчә, Алабуга белән бәйле теләсә нинди китап китапханә фондларында ятмый, аны мәктәп укучылары һәм студентлар актив файдалана. Җыентыкны рәсми рәвештә тәкъдир итү соңрак булачак.
Билгеләп үтик, басма «Махеев» хәйрия фонды тарафыннан 300 данә тираж белән нәшер ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев