Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

20 яшьлек кыз яңа туган баласын үтерүдә гаепләнә

Кичә Арчада Тукай урамы буенча йортларның берсендә күпсанлы чәнчелгән, киселгән тән җәрәхәтләре белән полиэтилен пакетка төрелгән яңа туган кыз гәүдәсе табылган.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү Комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан, РФ Җинаять Кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баланы үтерүе) буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч тикшерү фаразына караганда, бер көн алдан 20 яшьлек кыз йөклелегенең 9 нчы аенда, өеннән бакчага чыгып, кыз бала таба. Аннан соң яңа туган нарасыена пычак белән күп тапкыр кадау нәтиҗәсендә, сабый җан бирә.

Хәзерге вакытта коточкыч хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә, дип хәбәр итә "Татар-информ". Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев