Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2012 елда Татарстанда никахлашучылар саны кимегән, аерылышучылар саны арткан

Ә туу һәм үлү буенча күрсәткечләр яхшыдан санала. 2012 елда Татарстанда никахлашучылар саны кимегән, аерылышучылар саны арткан. Узган елның 11 ае белән чагыштырганда, республикада никахлашучылар 5,9 процентка кимегән (барлыгы 30 656), аерылышучылар саны 5,3 процентка арткан (14 220). Бүген бу хакта Министлар Кабинетында РФдә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулуга...

Ә туу һәм үлү буенча күрсәткечләр яхшыдан санала.

2012 елда Татарстанда никахлашучылар саны кимегән, аерылышучылар саны арткан. Узган елның 11 ае белән чагыштырганда, республикада никахлашучылар 5,9 процентка кимегән (барлыгы 30 656), аерылышучылар саны 5,3 процентка арткан (14 220).
Бүген бу хакта Министлар Кабинетында РФдә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулуга багышлап уздырылган матбугат очрашуында Татарстандагы ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов хәбәр итте.

Ә туу һәм үлү буенча күрсәткечләр яхшыдан санала: туучылар 10 процентка күбрәк булса (барлыгы 51 385), үлүчеләр 2 процентка кимрәк (42 477) .

Гомумән алганда, республикада агымдагы елның 11 аенда 147 703 гражданлык хәле акты теркәлгән. Бу вәкаләт шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның 45 ЗАГС органнарына һәм 903 җирле үзидарә, шәһәр һәм авыл җирлекләренә бирелгән.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев