Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2017 елда безне ниләр көтә

Яңа елда һәрвакыт үзгәрешләр була. Быел алар хокук өлкәсендә дә җитәрлек. Иң әһәмиятлеләре турында сезгә сөйләргә булдык. ОСАГО (е-ОСАГО) полисын - интернет аркылы

2015 елның 1 октябреннән е-ОСАГО пректына ирекле кушылып киткән кайбер компанияләрдә теләгәннәр өчен иминиятләштерүне сату башланды. 2017 елның 1 гыйнвареннан барлык иминият компанияләре ОСАГОны үз сайтлары аша сатарга тиеш. Шулай булмаганда, иминиятләштерелүчегә 300 мең сумга кадәр штраф салулары мөмкин.

Автомобиль ягулыгына акцизлар үсә

1 гыйнвардан 4 һәм 5 класслы бензин акцизларының бәяләре 800 сумга һәм 2,7 мең сумга артты (тоннасына 13,1 мең сумнан алып 10,13 мең сумга кадәр). Дизель ягулыгына акциз бәясе 1707 сумга артты һәм тоннасына 6,8 мең сум тәшкил итә.

Акцизларның үсүе автомобиль ягулыгының 8-12 проценка аруына китерергә мөмкин, дип исәпли "ЛУКОЙЛ" компанияләре башлыгы Вагит Алекперов. Аның сүздәренә караганда, бер литрга күчергәндә, бәя якынча 2 сумга арта.

Машина кую урынын теркәү

РФ Гражданнар Кодексына төзәтмәләр һәм аерым закон чыгару актлары машина урынын аерым күчемсез милек итеп теркәргә мөмкинлек бирә. Элегрәк ул мөстәкыйль объект булып, ә урынны биләүче төп күчемсез объектның өлешчә милекчесе булып санала иде. Быелның 1 гыйнварыннан милек итеп рәсмиләштерелгән машина кую урынын мираска калдырырга, бүләк итәргә, сатарга була. Сүз җир астында һәм күпкатлы парклардагы машина кую урыннары турында бара, Башка биналардан аерым булган очракта һәм торак бина булмаганда, алар мөстәкыйль күчемсез объект итеп танылырга мөмкин. Әйтергә кирәк, әгәр парковкасы булган күпфатирлы йорт 2017 елның 1 гыйнварыннан соң куллануга тапшырылган икән, машина урынын, фатир кебек үк, гариза бирүченең катнашыннан башка, барлык фатир һәм машина кую урыннары белән берлектә, кадастр исәбенә куячаклар.

Пайчыларның хокукларын яклау

1 гыйнвардан күпфатирлы йортлар төзегән вакытта пайчыларның хокукларын яклауны арттыруга юнәлтелгән закон үз көченә керә. Документ төзүчеләрнең мәгълүмәт ягыннан ачык булуын тәэмин итәргә тиеш. Рәсми сайтларда алар төзелә торган объект турында, килешүләр һәм төзелеш фотоларын да кертеп, бар мәгълүмәтне урнаштырырга бурычлы.

Төзүчеләр банкротлыкка чыккан очракта, пайчыларның хокукларын өстәмә яклау өчен, махсус компенсация фонды булдырылган.

Торак төзүче кооперативларның гражданнаракчасын файдаланып төзү графигының үтәлешен чараларның максатчан кулланылуын тикшерүюдә закон күзәтчелек өлешендә тикшерүче органнарның вәкаләтләрен киңәйтә.

(Дәвамы киләсе санда)

Югары технологияле ярдәм

1 гыйнвардан югары технологияле медицина ярдәмен алу операцияләр чиратын кыскарту мөмкинлеген арттыра торган закон үз көченә керде. Мондый дәвалау ысулы элек тә бар иде, әмма аны торрмышка ашыру катлаулы, һәм озак көтәргә туры килде.

Хәзер Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды федераль медицина оешмаларын алар тарафыннан күрсәтелгән мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең база программасына кертелмәгән югары технологияле ярдәм өчен бюджет аркылы түгел, турыдан-туры финанслый алачак.

Инвалидларның федераль реестры

2017 елдан Россия Федерациясендә инвалидларның федераль реестры эшли башлаячак, ул сәламәт мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә мөмкин.

Беренче этапта, 2017 елның гыйнварыннан, реестрда федераль медицина-социаль экспертизасы учреждениеләре, Россия Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Россия хезмәте, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы, Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы системасындагы мәгълүмәт булачак. Калган хәбәрләр 2018 елның 1 гыйнварыннан урнаштырылачак.

Һәр инвалид "шәхси кабинет"ка керә алачак, анда акчалата түләү, социаль яклау чаралары, аның шәхси теабилитация программасы хакында мәгълүмәт күрсәтелеп барылачак.

Коллекторлардан яклаячаклар

Бурычларны кайтарганда, коллекторлар эшен җайга сала торган төзәтмәләр үз көченә керде. Алар тарафыннан әҗәтле кешеләргә карата зыян салу, көч куллану, янау һәм психологик тәэсир итү, милекләренә зыян салу тыела. Моннан тыш, бурычлы граждан һәм аның әҗәте турында өченче затларга белдерү дә тыела.

Бурычлылар белән шәхси очрашу, аларга шалтырату һәм SMS хәбәре җибәрү саны билгеләнә. Мәсәлән, әҗәтле кеше белән атнага бер тапкырдан артык шәхси очрашу рөхсәт ителми, телефон аша − тәүлегенә бер тапкыр һәм атнага ике тапкыр. Шул ук вакытта бурычлы зат аралашудан баш тарта ала.

Коллекторлар эшен тикшерүне һәм реестрга кертүне хөкүмәт тарафыннан вәкаләт йөкләнгән орган алып барачак.

Закон буенча, коллектор эшчәнлеген оештырган өчен пошлина күләме ун мәртәбә − 100 мең сумга кадәр арта. Бурычлы белән аралашу регламентын бозган очракта штраф шулай ук ун тапкыр арта − 2 миллион сумга кадәр җитә.

Пластик савыттагысына көн бетә

1 гыйнвардан января вступил в силу запрет на производство и оборот алкоголя в полимерной потребительской таре (ПЭТ-таре) объемом более 1,5 литрдан күбрәк күләмле ПЭТ савытлардагы алкогольле эчемлекне чыгару һәм сату тыела. Ваклап сату 2017 елның 1 июленнән юкка чыгарылачак. года. Производителям, нарушившим закон, грозит штраф до 500 тыс. руб.

Пенсияләр индексацияләнә

1 февральдән үк эшләмәүче пенсионерларның иминиятләштерү пенсияләре 2016 елдагы куллану бәяләре үсешенең индексыннан чыгып индексацияләнәчәк. Дәүләт пенсиясе, социаль пенсияләр 2017елның 1 апреленнән пенсионерның 2016 елдагы яшәү минимумы үсешенең индексын исәпләүгә карап артачак.

Хезмәт ветераннарына айлык түләүләр күләме

Мөрәҗәгать итү көненә айлык кереме 20 меңнән артмаган ветераннар2017 елда ай саен 448 сум күләмендә акчалата түләү ала. 2016 елда бу түләү 428 сум иде.

Пенсионерларга юл акчасы

Быел кертелгән үзгәрешләрнең берсе: Татарстан пенсионерларына юлда йөрүгә бирелә торган айлык акчалата түләүнең күләме кими. Бу чара айлык кереме 20 мең сумнан арткан пенсионерларга кагыла. Үткән елда ул 280 сум булса, 2017 елда180 сум булачак, дип хәбәр итә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин.

Балалар акчасы хакында

"Татарстанда халыкны адреслы социаль яклау турында" закон нигезендә, 16 яшькә кадәр балага (гомуми белем оешмасында укучыга, укуын тәмамлаганчы, ул 18 яшькә җиткәнчегә кадәр) ай саен Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан керемнәре (бер кешегә санаганда) ким булган балалы гаиләләргә бирелә. Аның күләме һәр ел инфляцияне искә алып индексацияләнә:

- пособие күләме 2016 елдагы 281 сумнан 2017 елда 295 сумга кадәр үсә;

- ялгыз анага бирелә торган пособие 2016 елдагы 745 сумнан 2017 елда 782 сумга кадәр үсә;

- ата-анасы алимент түләүдән баш тарткан яисә башка очракларда, алимент алып булмаганда, шулай ук әтисе хәрби хезмәттә сержант, старшина, солдат һәм матрос булган балаларга, әгәр баланың әтисе хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегәнче хәрби оешмада укыса, балага бирелә торган пособие күләме 2016 елдагы 421 сумнан 2017 елда 442 сумга кадәр үсә.

Авыру буенча кәгазьләр дә электрон төстә

2017 елдан авыруларга тутырыла торган "больничный" кәгазе дә электрон рәвештә язылачак. Электрон төстәге документ та кәгазьдәгесе кебек үк көчкә ия булачак. Гади гражданнарга шунысын истә калдыру мөһим - "больничный" битенең электрон версиясе автоматлашкан мәгълүмәт системасында рәсмиләштереләчәк һәм аларда моңа вәкаләте булган затларның электрон имзасы торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев