Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2020 елда Алабуга районы башлыгы тарафыннан 29 шәхси кабул итү үткәрелде

Шәхси кабул итүгә 3-31-78 телефоны буенча язылырга мөмкин.

2020 ел дәвамында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев гадәти формада һәм телефон аша 29 шәхси кабул итү үткәрде. Анда 495 алабугалы катнашты. Каралган мәсьәләләрнең тематикасы шактый киң булды һәм озак вакытлар төрле сәбәпләр аркасында хәл ителмәгән мәсьәләләргә кагылды.

Алар арасында:

— торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе (йортларны һәм подъездларны капиталь ремонтлау, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, йорт яны территорияләрен яктырту, агачлар кисү);

— торак белән тәэмин итү;

— яңа төзелгән территорияләрне төзекләндерү (юллар салу, яктырту, су үткәрү).

Исегезгә төшерәбез, кабул итүләр атнага бер тапкыр үткәрелә. Шәхси кабул итүгә 3-31-78 телефоны буенча язылырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев