Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән

2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак. 

Узган елда аерылышу турында 3,9 мең акт төзелгән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка кимрәк. Аерылышучыларның яше 25тән 34 яшькәчә. 

«Идел буе федераль округының эре шәһәрләрендә соңгы 11 ел эчендә булган өйләнешү һәм аерылышулар саны белән чагыштырып карасак, Казан аерылышу буенча яхшы күрсәткечләргә ия», — дип хәбәр итте Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина. 

Татарстанда 2020 елның 28 мартыннан 12 маена кадәр гамәлдә булган махсус эпидимиологик режим вакытында ЗАГС органнарында аерылышу-өйләнешү актларын төзү туктатылып торган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X