Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2020 елда Татарстанда 3 миллион квадрат метр торак төзеләчәк

Хәзерге вакытта бу төзелеш тармагының төп максаты.

Татарстанда 2020 ел ахырына 3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Хәзерге вакытта бу төзелеш тармагының төп максаты. Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов әнә шундый фикер белән уртаклашкан. 
Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда 2 миллион 979 мең квадрат метр торак тапшыру бурычы тора. Һәм бу максат үтәлә. 
«Татарстан Республикасы буенча 5 ел дәвамында 3 миллион 600 мең квадрат метр торак төзү максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннарга караганда бер ярым тапкырга күбрәк», — дип билгеләп үткән ул.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов белән әңгәмәне Sntat газетасында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы YouTube каналында күрергә мөмкин булачак. 
Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар бүген 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев