Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2021 елда Татарстанда 2,6 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә планлаштыралар

Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.

Татарстанда быел 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә план 3,9%ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Айзатуллин искә төшергәнчә, иң мөһим юнәлеш, бигрәк тә республикага ун еллык перспективага куелган бурычлар арасында — торак төзелеше.

Министр билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 161 йортка (5 мең 159 фатир) инвестпрограмма формалаштырган. Хәзерге вакытта алты йорт файдалануга тапшырылган.

2021 елда коммерцияле төзүчеләр 164 күп фатирлы йортны тапшырырга тиеш. Җиде объект әзер һәм файдалануга тапшырылган. 40 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 49ы — уртача, 68е — түбән дәрәҗәсендә.

2021 елда индивидуаль торак төзелеше программасы буенча 8 мең 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 30 йорт төзелгән инде.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары нигезендә 738 гаилә, шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә һәм тугыз граждан — мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр торак алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X