Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2021 елда Татарстанда беренче балага бирелә торган түләү 9 мең 713 сумга арта

Бу түләү Россиядә 2018 елда РФ Президенты указы нигезендә кертелде. 

Быел Татарстанда беренче балага бирелә торган айлык түләүне аз керемле 28,5 гаилә алды. Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 
Владимир Путин, ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә, яңа түләүләргә даими рәвештә анализ ясала, дип хәбәр итте. 
«Яңа түләүләр буенча ситуацияне гел анализлап торабыз, яңа түләүләр мөмкинлеге турында да уйлыйбыз, мин болар турында соңрак сөйләрмен», — диде Путин.
Ведомствода әйтүләренчә, был ТР Хезмәт министрыгы тарафыннан «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ведомство өч төбәк проектын җитәкли, шуларның берсе — «Бала туган вакытта гаиләләргә матди яктан ярдәм итү».
Бу түләү Россиядә 2018 елда РФ Президенты указы нигезендә кертелде. 2021 елда ай саен бирелә торган түләү 9 мең 713 сум булачак.
Аны җан башына уртача кереме 20 мең 588 сумнан артмаган яки керемнәре 61 мең 764 сумнан артмаган өч кешелек гаиләләр ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев