Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1400 гектар урман утыртылды

Республикада «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга быел 1,7 миллиард сум акча тотылды. 

«Экология» илкүләм проекты буенча 2021 елда Татарстанда 1400 гектар мәйданда урман торгызылды. Шулардан, 1295 гектарда — урман культуралары, ә 105 гектарда яңа урманнар утыртылды. 

Татарстанда ел ахырына кадәр 3855 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкару планлаштырыла.

Ел башыннан урман хуҗалыклары урманда үсә торган төп токымнарның 702 килограмм орлыгын әзерләде. Шул исәптән, 378 килограмм — наратлар, 207 килограмм — наратлар, 22 килограмм —карагайлар, 25 килограмм юкәләр орлыгын.

Мамадыш, Минзәлә һәм Саба урман хуҗалыклары — орлыкларны иң күп әзерләүчеләр. 

2021 ел дәвамында республикада 11,4 тонна орлык әзерләү һәм 30,9 миллион данә стандарт утырту материаллары үстерү планлаштырыла.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», "Фән","Мәдәният«, «Торак һәм шәһәр мохите» кебек, илнең стратегик үсешенә бәйле 12 юнәлешне колачлый. 

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2021елда 1,7 миллиард сум бүленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев