Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2021 елда Татарстанның күп балалы аналары пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләр вакытыннан алда лаеклы ялга 15 ел эш стажы булган очракта чыга ала. 

Бу елда Татарстанның өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләре пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

2021 елдан күп балалы аналар өчен пенсия белән тәэмин итү проекты гамәлгә ашырыла башлады. Быелдан башлап өч балалы әниләргә пенсия 57 яшьтән бирелә, дүрт балалыларга — 56 яшьтән, ә биш балалы әни кеше пенсиягә 50 яшьтән үк чыга ала. 

«Алар өчен яшь цензы башка гражданнарныкы белән чагыштырганда югарырак. Закон тарафыннан күп балалы аналар өчен шундый гарантия бирелә. Нәтиҗәдә, пенсия законы үзгәртелде. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булучылар саны киңәйтелде», — дип билгеләп үтте Полякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев