Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2025 елга Казанда күп функцияле арена һәм хайдайвинг үзәге төзеләчәк

Хайдайвинг үзәге Су спорт төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена»арасында урнашырга тиеш.

Татарстан спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов белдергәнчә, 2025 елга Казанда зур күп функцияле арена һәм хайдайвинг үзәге булачак. Бу хакта «Татарстан 24» хәбәр итә.
«Казанга бүген зур күп функцияле арена кирәк, ул зур күләмдәге спорт чараларыннан тыш, төрле мәдәни чаралар да кабул итә алыр иде. Мондый объектлар Америка, Азиянең эре шәһәрләрендә төзелә һәм эксплуатацияләнә», — дип ассызыклады министр "Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә"программасында.
Әгәр яңа аренаны төзү өчен урыны әле сайланмаган булса, хайдайвинг үзәге кайда урнашачагы билгеле. Ул Су спорт төрләре сарае һәм "Ак Барс Арена"арасында урнашыр дип көтелә.
Владимир Леонов белдергәнчә, Европа һәм Россиянең проблемасы шунда ки, аларда ел әйләнәсе хайдайвинг белән шөгыльләнергә мөмкин булган объектлар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев