Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

249 алабугалы гариза бирмичә генә ана капиталы алган

2020 елда ана капиталы күләме 466617 сум тәшкил итә.

Алабугалылар ана капиталын автомат рәвештә, ведомствога шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә алырга мөмкин.
Гаилә, сертификат алу өчен мөрәҗәгать итмичә дә, әлеге акчаларны законда каралган теләсә нинди юнәлешләр буенча сарыф итә ала. Моның өчен кирәк булган барлык мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм әнинең Россия Пенсия фонды сайтындагы яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. 
«15 апрельдән Алабуга районындагы Пенсия фонды идарәсе тарафыннан ЗАГС федераль реестрыннан кергән балалар туу турындагы белешмәләр нигезендә 249 сертификат рәсмиләштерелде», — дип сөйләде җирле Пенсия фонды җитәкчесе Елена Глинская. 
Тагын бер яңалык — сертификат хәзер электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм гадәти бланкта басылмаячак. Шул ук вакытта әни мөрәҗәгать итү урыны буенча электрон сертификатның орган җитәкчесе тарафыннан расланган кәгазь күчермәсен яки Федераль регистрдан өземтә алырга мөмкин. 
2020 елда ана капиталы күләме 466617 сум тәшкил итә. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев