Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

3 апрельдә Алабугада «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

3 апрельдә Алабугада «Тормышка 10 000 адым» — «10 000 шагов к жизни» Бөтенроссия акциясе узачак. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән һәм «Планета сәламәтлеге — безнең сәламәтлек» дигән девиз астында үткәрелә.

«Иллюзион» кинотеатры янында җыелу 9.00 сәгатьтә башлана.

Катнашу өчен барлык теләүчеләр, төрле яшьтәге гражданнар, аеруча яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр чакырыла. 

Бу көнне катнашучылар «Иллюзион» кинотеатрыннан «Бердәм Россия» спорт комплексы янында урнашкан Үзәк стадионына кадәр маршрут узачак. 

Чара ахырында инструктор белән күнегүләр үткәреләчәк, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында буклетлар, белешмәлекләр һәм листовкалар таратылачак. 

Катнашучыларга Милләт сәламәтлеге лигасының рәсми сайтында алдан теркәлү узарга кирәк. Теркәлү узганнан соң һәм акция тәмамланганнан соң электрон адреска катнашучының исемле сертификаты киләчәк. 

«Тормышка 10 000 адым» акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен көн дәвамында 6 меңнән алып 10 мең адым атларга дигән тәкъдименә нигезләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев