Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

34нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Нәүрүз" бәйрәмен билгеләп үтте

Алабуга шәһәренең 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды.

Нәүрүзтатар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Улдуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасыНәүрүзбикә.

“Салават күпере” татар балалар бакчасының 8нче зурлар төркеме балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Татар халык, “Ике күңелле каз” (“Два веселых гуся”) биюләрен, яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев