Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

4нче микрорайонда яшәүче алабугалылар иркен сулый ала

4 микрорайонда яшәүчеләр ниһаять күкрәк тутырып сулый алачак - бу районда канализация коллекторын төзекләндерү ниятләнә.

Челтәрләрне үзгәртеп корып, канализация коллекторына ремонт үткәргәннән соң, бу районда яшәүчеләрнең үзәгенә үткән сасы ис юкка чыгачак.

Казаннан килгән подряд оешмасы 400 метрга якын яңа торбалар сузган инде. Эшләрнең беренче этабы Танайка шоссесыннан КНС-5кә кадәр алып барылды һәм бүгенгә төгәлләнгән булып санала. Хәзерге вакытта икенче этап эшләре тулы куәткә бара. Ремонт эшләре барган урында безнең хәбәрчебез дә булып кайтты. Бүгенге көндә КНС-5тән алып Мәрҗани урамындагы 2нче йортка таба участокта торбаларны алыштыралар. Барлыгы быел 1300 метр яңа торба салу планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 28 миллион сум акча күчерелгән.

- Коллекторны күптәннән төзекләндерергә кирәк иде инде. Юган керне элеп булмый - исләнә, дип халык та еш зарлана. Ниһаять, әлеге объект финанс белән тәэмин ителде. Материаллар сатып алдык, кирәкле техника бар. Иске бетон торбалар яртылаш җимерелеп беткән иде, безнең эшчеләр билдән шакшы суда булсалар да, бар ниятләнгән эшне үтәде. Яңа торбалар полипропиленнан ясалган, аларның эче шома, күгәрми торган. Ким дигәндә 50 ел хезмәт итәргә тиеш, - ди прораб Юрий Крахотин.

Торбаларны яңа технология - горизонталь бораулау буенча салачаклар, шунлыктан төзекләндерү эшләре барышында юл өслегенә зыян килергә тиеш түгел, дип ышандыра белгечләр. Соңыннан, начар ис чыкмасынга, бу торбаларга икеләтә тимер-бетон кыршау урнаштырылачак.

1300 метр челтәрләрне алыштыру - Алабугада су бүлү системасын үзгәртеп кору һәм коллекторны төзекләндерү эшендә беренче адым булып тора. Тулаем алганда, программа өч елга исәпләнгән.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев