Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

8 яшьтән 16 яшькәчә түләүләр кемгә биреләчәк?

Федераль Җыенга юллама вакытында РФ Президенты Владимир Путин балаларын ялгыз тәрбияләүче әти-әниләргә өстәмә түләүләр вәгъдә итте.

Бу түләүләргә кагылышлы закон проекты беренче укылышта каралды. Икенче укылыш май аена билгеләнгән иде, дип яза Шәһри Казан.

Әлеге түләүләр кемнәргә бирелергә тиеш?

Суд аша икенче ата яки анадан алиментлар алучыга;
бердәнбер әти яисә әнигә (икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган яисә туу турында таныклыкта бөтенләй дә күрсәтелмәсә). 

Түләүләр гаиләдә керем һәр кеше башына яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Аның күләме төбәктәге яшәү минимумының яртысы булачак. Гаиләдә берничә бала булган очракта, акча һәр балага да карала. 

Президент Владимир Путин боерыгы нигезендә, түләүләр 1 июльдән башланырга тиеш. Пособие балага 8 яшь тулган көннән исәпләнә башлый һәм 17 яшь тулганнан соң туктатыла. 
Пособиене алыр өчен «Дәүләт порталы» хезмәте аша гариза бирү кирәк. Әмма әлегә закон кабул ителмәгән һәм порталда да андый гариза бирү мөмкинлеге эшләнелмәгән. Шулай булгач, көтәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X