Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга түләүләрне ничек алырга?

Сорауларга Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җавап бирде.

РФ Президентының «Балалары булган гаиләләргә айлык акчалата түләү турында» Указына буенча, РФ Пенсия фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга яңа түләүләрне башлады.

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин керемнәре түбән булган гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга яңа айлык түләүләр турында сорауларга җавап бирде. Түләүләр керемнәре Татарстан буенча халыкның яшәү минимумыннан — җан башына 10756 сумнан артмаган балалы гаиләләргә билгеләнә. 81 санлы Федераль закон нигезендә, 8дән 16га кадәрге яшьтәге балалар тәрбияләүче ялгыз атага яисә анага билгеләнә торган айлык пособие, яки яңа түләү биреләчәк. Кайсысының күләме зуррак, ягъни ярдәм алучы өчен файдалырак, шунысы билгеләнә.

— Түләүне кемнәр алырга мөмкин?
— РФ гражданы булган һәм Россия территориясендә яшәүче ата-ананың берсе яисә баланың законлы вәкиле, шулай ук баланың үзе айлык түләүләрне алуга хокуклы. 8дән 17 яшькәчә берничә баласы булган мохтаҗ гаиләләргә түләү һәр балага бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

— Яңа түләү күләме ничек ачыклана?
— Айлык түләүнең нигездәге күләме Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын — 5216 сум 50 тиен тәшкил итә. Балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендәге айлык түләүне билгеләгәндә, гаиләнең җан башына кереме яшәү минимумыннан ким булса, айлык түләү 75 процент күләмендә яисә 7824 сум 75 тиен билгеләнә. 75 процент күләмендәге айлык түләү билгеләнгәндә, гаиләнең җан башына кереме яшәү минимумыннан ким икән, айлык түләү 100 процент күләмендә — 10433 сум билгеләнә.

— 8-16 һәм 8-17 яшькәчә түләүләрнең икесе дә билгеләнә аламы?
— Юк. Аңа кадәр ата-анага 8-16 яшькәчә балаларга ярдәм 12 айга билгеләнгән булса, 8-17 яшькә кадәр пособиегә гариза кермәсә, яисә яңа мөрәҗәгать буенча түләү билгеләүдән баш тартсалар, элекке түләү дәвам ителәчәк. Яңа түләүгә гариза бирелсә, моңа кадәр алынган ярдәм исәпләнеп билгеләнә.

— Ялгыз ана буларак, 8дән 17 яшькә кадәр балаларга түләү алам, керемнәрем барыбер яшәү минимумыннан ким, мин яңа түләүләргә гариза яза аламмы?
— Әйе. 8дән 17 яшькә кадәр балаларына пособие алучы ялгыз ата-ана, гаилә кереме элеккечә яшәү минимумына җитмәгәндә, яңа гариза бирә һәм алар түләүләрне төбәк яшәү минимумының 75 яки 100 проценты күләмендә алачак. Шул чагында моңа кадәр алган түләүләре туктатыла.

— Түләү нинди вакытка билгеләнә?
— Түләү балага 17 яшь тулганчыга кадәр 12 айга билгеләнә.

— Гаризаларны карау вакыты күпме?
— Айлык түләү гариза биргәннән 10 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнә. Ведомствоара электрон бәйләнеш кысаларында соралган документлар (мәгълүмат) килеп җитмәгән очракта, РПФның территориаль органы тарафыннан айлык түләүне билгеләү вакыты 20 эш көненә озыная, ягъни гариза 30 эш көне дәвамында каралырга мөмкин. 

— Гаризаны кая тапшырырга?
— Гариза "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы«нда электрон рәвештә бирелә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре кирәкле мәгълүматны ведомствоара бәйләнеш тәртибендә алачак. Күп функцияле үзәкләр аша республиканың клиент хезәмәтләренә гариза белән мөрәҗәгать итәргә дә була.

— Түләүләр кая күчерелә?
— 8 дән 17 яшькә кадәр айлык түләүләр «МИР» картасы буенча банк исәбенә дә күчерелә, Россия почтасы аркылы өйгә дә китерелә. Шунысы мөһим: кредит учреждениеләре аша түләүләргә гаризаны тутырганда, гариза бирүченең карта номеры түгел, исәп реквизитлары күрсәтелә.

— Түләүне бирми кала алалармы?
— Гаиләнең уртача керемен исәпләгәндә, гаиләдәге һәр кешенең кереме исәпкә алына: алимент, стипендия, хезмәт хаклары, дотация, пенсияләр. Гариза бирүченең «нуль керем» кагыйдәсен дөрес бәяләмәве аркасында түләүдән баш тартулары мөмкин. Тагын бер сәбәп — гариза биргәндә, гражданнар гаилә милеге тулысы белән бәяләнүен, ягъни күчемле яисә күчемсез милек объектлары санының тиешеннән артыклыгын һәрвакытта да исәпкә кертми. Шулай ук тагын киң таралган хата аркасында түләүдән баш тартмасалар да, мәгълүмат тикшерелгәнчегә кадәр түләү вакыты кичектерелүгә китерә. Бу — банк исәбе реквизитларының дөрес күрсәтелмәве, алар хата белән кертелгән яисә исәп ссчеты ябылган булган, яисә ул бөтенләй башка затларныкы.

— Гаризада хата киткән булса, нишләргә? Яңадан тапшырыргамы?
— Гаризаны кабат бирү кирәк түгел, фонд гаризаны эшләп бетерү өчен кайтарачак, моңа 5 эш көне бирелә.

— Түләү билгеләнгәнлекне ничек белергә?
— Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырганда, гаризаның статусы турында хәбәр шундук күренә. Әгәр гариза шәхси тапшырылган булса, карар уңай булган очракта акчалар гариза бирүчегә өстәмә хәбәр җибәрелми генә күчереләчәк. Түләүләр билгеләнмәгән очракта, гариза бирүчегә түләүдән баш тартуның сәбәбе күрсәтелгән хәбәр җибәреләчәк.

— Президентның Указында әйтелгәнчә, пособие 1 апрельдән билгеләнә, гаризаны 1 майдан гына биргәндә, апрель өчен акчаны ничек алырга?
— 2022 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризалар буенча акчалар 1 апрельдән башланган вакыт өчен түләнә, балага 8 яшь тулган айдан алда түгел. Яңа түләү өчен гаилә майның беренче көннәрендә мөрәҗәгать итсә, майдагы беренче түләү ике айга бергә — апрель һәм май өчен килә. Гариза май ахырында бирелсә, гаилә пособиене 3 ай өчен берьюлы — апрель, май, июнь өчен ала.

— Түләүләр ата-ананың икесен дә югалткан балаларга кагыламы?
— Әйе. Ятим балаларга түләүләр бирелә. Бу очракта айлык түләүләр алуга аларның опекуны (попечителе) хокуклы, әмма әгәр бала тулысынча дәүләт тәэмин итүендә булмаса. Түләү билгеләнсен өчен, опекунга яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә яисә күп функцияле үзәккәшәхси гариза бирергә кирәк.

—Түләүне индексацияләү булачакмы?
— Әйе. Айлык түләү ел саен 1 гыйнвардан артып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев