Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

9 Май – Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, хөрмәтле алабугалылар! Чын күңелемнән Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән котлыйм!

Җиңү көне - безнең халыкның көч һәм бердәмлек, горурлык һәм олы кайгысы символы. Аяусыз сугышта батырларча көрәшкән, тыл фронтында көнне-төнгә ялгап эшләгән өлкән буынга яшьлекләрен, сәламәтлекләрен, шәхси бәхет һәм тормышларын Бөек Җиңү хакына корбан итәргә туры килә. Бөек Җиңү халкыбызның, шул исәптән алабугалыларның зур батырлыгы, кыюлыгы, тугрылыгы бәрабәренә яулап алынды.

Оныкларыгызны үзегезнең хезмәт һәм көрәш традицияләрендә тәрбияләвегез, республикабызның имин киләчәген төзергә ярдәм итүегез өчен рәхмәт сезгә.

Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык, сугыштан соңгы еллардагы сабырлык һәм хезмәт өчен алдыгызда баш иябез.

Кайгы-хәсрәтләр, авыру-сырхаулар сезне читләтеп үтсен, якыннарыгызның йөрәк җылысы тормыш юлыгызны җылытып торсын.

Җиңү бәйрәме белән сезне, хөрмәтле ветераннар!

Г.Е.Емельянов,

Алабуга муниципаль район башлыгы,

Алабуга шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев