Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

90 яшьлек тыл ветераны коронавирустан прививка ясаткан

Алабугада COVID-19га каршы вакциналау кампаниясе дәвам итә.

Хезмәт фронты ветераны Виктор Кусакин да прививка ясаткан. 10 октябрьдә аңа 91 яшь тула, шулай да ул прививка алдыннан бернидән дә шикләнмәгән.
− Мин элек тә прививкаларны ясата идем, ел саен грипптан ясаттым һәм беркайчан да авырмадым. Бу сынау илебезгә генә түгел, бөтен дөньяга килгәндә, вакцина алыргамы-юкмы дип фикер йөртү җитди түгел. Гаиләләребездә чир булмасынга, без барын да эшләргә тиеш, − ди ветеран.
Олы яшьтәге кеше бит, башта үз табибына барып, киңәшеп кайткан, шуннан соң гына вакцина куйдырырга киткән.
− Беренчесен дә, икенчесен дә җиңел кичердем, температура күтәрелү һәм хәлсезлек кебек күренешләр булмады. Тагын бер прививка ясатырга тәкъдим итсәләр, уйлап та тормас идем, − ди.
Әйтүенчә, хәзер дә үзен яхшы хис итә. Шушы ялларда гына балык тотарга барган, һәр иртә физик күнегүләр ясый.
− Кадерле алабугалылар, татарстанлылар, прививка ясатыгыз, зинһар, чирләмәгез, − дип өнди Виктор Кусакин.
Прививканы берничә урында ясатырга мөмкин булуын исегезгә төшерәбез:
— сырхауханәдә (Пролетар урамы, 36, 3 кат, 309 б.) тел. 4-41-28, эш көннәрендә: сәгать 8.00дән 19.00гә кадәр, шимбә: сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр, якшәмбе — ял;
— гомуми практика табибы офисында (Нечаев урамы, 16а, 7 б.) тел. 9-61-08, эш көннәрендә: сәгать 8.00дән 15.00гә кадәр, шимбә, якшәмбе — ял;
— 3нче табиб амбулаториясендә (Шәһәрлек урамы, 3, 8 б.) тел. 7-91-34, эш көннәрендә: сәгать 8.00дән 19.00гә кадәр, шимбә: сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр, якшәмбе — ял;
— Үзәк район хастаханәсенең травматология пунктында (Нефтьчеләр проспекты, 57, 2 кат, 206 б.), дүшәмбе — шимбә: сәгать 8.00дән 10.00гә кадәр, якшәмбе — ял.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X