Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Агуланмасыннар

Легаль булмаган сатуга контроль көчәйтеләчәк.

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) “Боярышник” – этил спиртлы сыекчаны, суррогатны сатудагы тыюны озайтты. Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

180 көн дәвамында “Боярышник”ны алып булмаячак. Бу – кешеләрнең аны эчеп, агулану очраклары күп булуы белән бәйле.

Шулай ук әзер продукциядә этил спирты 28 проценттан артканда, спиртлы һәм хуш исле өстәмәләрне сатарга ярамый. Бу – ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк хакка сатыла торган аракыга һәм, гомумән, куәте 28 проценттан югары булган алкоголь продукциясенә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев