Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Агымдагы елның 9 аенда Алабуга районында 65 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән

Аларда 7 кеше һәлак булган һәм 76 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов аңлатканча, әлеге юл-транспорт вакыйгаларының 90 процент диярлек очрагында транспорт ияләре гаепле.
— Авыр нәтиҗәләргә китергән төп кагыйдә бозулар: хәрәкәтнең билгеләнгән тизлеген арттыру, каршы хәрәкәт юлына чыгу, тизлекнең анык шартларга туры килмәве. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозу аяныч нәтиҗәләргә китерә, мондый хокук бозуларны кисәтү ЮХИДИ бүлеге тарафыннан көчәя бара һәм шуның бер өлеше буларак — җәза бирелмичә калмый. Бүгенге юл хәрәкәтенә күзәтчелек барышында машина йөртүчеләрнең түләнелми калган штрафларын да тикшереп торалар. Юл-патруль хезмәтендәге һәр нарядның моны урында тикшерергә мөмкинлек бирә торган техник чаралары бар, — дип билгеләп үтте Руслан Харисов.
РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 20.25 маддәсе 1 өлешендә каралганча, административ штрафны вакытында түләмәү түләнмәгән штраф суммасының икеләтелгән күләме кадәр штраф салынуга китерә, бу штраф күләме 1 мең сумнан да ким булмый; яисә 15 тәүлеккә административ арест салына яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәткә җәлеп итү билгеләнә. Штрафлар буенча бурычның күләме җәза бирү чарасының дәрәҗәсенә турыдан туры йогынты ясамый. Штрафларны берничә төрле юл белән түләтәләр: югарыда телгә алынган маддә буенча җаваплылыкка юл-патруль хезмәте инспекторларын да, суд приставлары хезмәткәрләрен дә җәлеп итәләр. РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 32.2 маддәсенә ярашлы рәвештә, административ штраф карар үз көченә кергәннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча җавапка тартылган зат тарафыннан түләнгән булырга тиеш. Еш кына транспорт ияләре түгел, аларның әлеге руль артында утыручы туганнары хокук боза яисә алар транспорт чарасын башка затка арендага биреп торган була. РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 2.6.1 маддәсендә күрсәтелгәнчә, юл хәрәкәте өлкәсендә автомат тәртиптә эшли торган махсус техник чаралар тарафыннан теркәлгән административ хокук бозулар өчен транспорт чарасы ияләре административ җаваплылыкка тартыла.
Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, ЮХИДИ бүлеге штрафларны вакытында түләргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X