Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Акчаларын банкта саклаучы россиялеләр салым түли башлаячак

Россиядә физик затларның бер миллион сумнан артык кертемнәре буенча процентларга салым салу турындагы закон гамәлгә керде.

Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Салым бары тик 42,5 мең сумнан артып киткән проценттан гына алына (салым салынмый торган процент кереме Россия Банкының 1 гыйнварга төп ставкасы дәрәҗәсенә бәйле). Әйтик, 2021 елда вкладчының гомуми суммасы 50 мең сум булган ике кертем срогы тәмамланса, салым 975 сум тәшкил итәчәк (7,5 мең сумнан 13%). Аны 2022 елның көзендә, торак, дача, машина салымнары белән бергә түләргә кирәк булачак. Салым суммасын Федераль салым хезмәте банк мәгълүматлары буенча мөстәкыйль исәпли һәм салым хәбәрнамәсе килә.

Әгәр дә вкладчы узган ел ахырында ике елга 4,5% белән 2 миллион сумлык кертем ачса, салым 2022 ел өчен генә исәпләнәчәк. Аны 2023 елда түләргә кирәк булачак, өстәвенә, салым суммасы 2022 елның 1 гыйнварына төп ставка дәрәҗәсенә бәйле була. Әгәр ул 4% тәшкил итәчәк дип фаразласаң, 2022 елда кертемнәр буенча салым салынмый торган процент кереме 40 мең сумга кадәр кимиячәк, димәк, вкладчыга каралучы мисалда 18,2 мең сум түләргә туры киләчәк: ике еллык кертем буенча процентларның суммасы 180 мең сум тәшкил итәчәк, шуларның 40 меңе исәпләнә. калган 140 мең сумга салым салыначак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев