Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Акчасын түләп тикшергән

Үткән җомгада шәһәрнең полиция бүлегенә алдакчыдан зыян күргән 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Үткән җомгада шәһәрнең полиция бүлегенә алдакчыдан зыян күргән 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Үткән җомгада шәһәрнең полиция бүлегенә алдакчыдан зыян күргән 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Кибеттә, эш урынында, аңа билгесез ир-ат шалтыраткан һәм, үзен терминалга хезмәт күрсәтүче дип атап, ярдәм сораган. Янәсе, соңгы вакытта клиентлар еш зарлана. Аңа булышырга ризалашкан хатын, сөйләшергә уңайлы булсынга, башта үзенең телефон номерын әйтә. Терминал эшендә чынлап та тоткарлык бармы-юкмы икәнен тикшерү өчен, ул кибеттә урнашкан терминал аркылы үз акчасын чит кеше исәбенә күчерә. Теге адәм акчаның кире кайтарылачагына ышандырган булса да, 3 мең 800 сум акча эзсез югала. Терминалның яхшы эшләвенә шиге калмагач та, әле күпмедер вакыт "хезмәткәр"гә шалтыратып караса да, номер җавап бирмәскә әйләнгән була. Россия ЭЭМның Алабуга районындагы бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта бу алдау очрагы буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Алдакчылар шулай "хезмәт"ләрендә яңа алымнар таба тора.

21 гыйнварда биш алабугалы, улыгыз юл һәлакәтенә очрады, эшне җайлау өчен, акча кирәк дип шалтыратсалар да, ышанмаганнар. Андый адәмнәр, бәлки, башка төрле ысул уйлап табып, ышанучан кешеләрне эзли торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев