Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Аксубайда газ белән агуланып, дүрт кеше һәлак булган

Беренчел фаразлар буенча, гаилә газ белән агуланган.

Аксубайда фатирларның берсендә дүрт кеше мәете табылган. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, кичә Мазилин урамындагы 40нчы йорт фатирында ике хатын-кыз һәм ике ир-атның үле гәүдәләре табылган. Билгеле булганча, 47 яшьлек хатын-кыз, 40 яшьлек ир-ат, 22 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек яшүсмер — бер гаилә әгъзалары.

Беренчел фаразлар буенча, гаилә газ исе белән агуланган.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, газ җиһазларының куркынычсызлыгын тикшерәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурор йогынтысы чаралары күреләчәк, дип яза Татар-информ.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X